Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Баулыларга киңәш

Салкын тиеп авырганнан соң, күп кеше хәлсезлектән зарлана. Бәлки, менә бу киңәшләр ярдәм итәр.

Бер стакан көнбагыш орлыгын җиңелчә тозлы суга салып, 20 минут тотарга. Аннары чиста суда юып, 2 литрлы банкага салырга. Өстеннән 10-15 сантиметр чыгып торырлык итеп, бүлмә температурасындагы чиста су агызырга һәм банка авызына бер кат марля ябып, бәйләп куярга. Көнбагыш орлыклары салынган бу банканы 10-12 сәгатькә караңгы урынга куегыз.⠀

 

Соңыннан марлясын алмыйча гына суын сыгарга. Орлыкларны тагын бер кат су белән юарга һәм суын сыгып, җылы, караңгы урынга куярга (әмма су салмыйча гына).

Орлыеларны көнгә ике тапкыр чиста су белән юып, суын түгәргә. Шул ук вакытта банка авызындагы марляны алып тормаска. ⠀⠀⠀⠀

 

1-2 көннән, ниһаять, шытымнар күренәчәк. Менә шушы шытымнарны ашарга кирәк. Артык үсеп китмәсен өчен, банканы суыткычка куярга һәм көнгә ике мәртәбә чиста су салып, юып түгәргә кирәк. Шытымнарны шул килеш кенә куллана алмаучылар аны салатка кушып ашый ала.⠀

 

Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез!

 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев