"Баулы-информ " редакциясе егетләре чәчтарашханәсез яшәү серләре белән уртаклаштылар
Үзизоляция режимы дәвам итә. Шуңа күрә матурлык салоннары һәм чәчтарашханәләр эшләми, димәк чәчләрне кисү мөмкинлеге юк. Ә “Баулы-информ” редакциясе егетләре бу проблеманы ничек хәл итә?
Исегезгә төшерәбез: 28 марттан алып, санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр матурлык салоны, косметик һәм массаж салоны, мунча, сауна, чәчтарашханә һәм шундый хезмәтләр күрсәтә торган башка объектлар эшчәнлеген туктатты. Татарстан министрлар кабинеты 19 мартта кабул иткән 208нче карарда шул хакта язылган.
Республикабызда, шул исәптән Баулыда чәч кисү, причёска ясау белән мәшгуль булган барлык объектлар ябылды. Бу яктан хатын-кызларга бераз җиңелрәк. Ә ир-атларга нишләргә? Чөнки чәч үсә. Пөхтә кыяфәттә булыр өчен, көчле затларыбыз аларны айга бер тапкыр кисеп тора, кайберәүләр чәчтарашханәгә ешрак та йөри.
Газетаның узган санында без хатын-кызларга причёскалар ясау буенча киңәшләр бирә башладык. Ә бүген исә редакция егетләреннән киңәшләр тәкъдим итәбез.
Баулы теелвидениесен караучыларның күбесе алып баручы Раил Низамовның һәрвакыт пөхтә причёскадан булуына игътибар итми калмагандыр. Соңгы көннәрдә аның чәчендә үзгәрешләр сизмәдек – үсмәгән дә, пеләшкә дә кырмаган, причёскасы элеккечә (һәм ул парик түгел – тикшереп карадык!). Бәлки аның өйдә чәч кисә торган таныш чәчтарашы бардыр, әллә инде берәр туганы шундый осталыкка ияме? Юк икән! Раил үзенең чәчен үзе кисә булып чыкты. Моны ничек эшләвенең серен безнең белән дә уртаклашты.
– Элек минем чәчемне әтием кисә иде. Мин аңа причёсканың фотосын күрсәтщ идем дә, ул шуңа карап кисә иде, – ди Раил. – Менә инде бер ел диярлек чәчемне үзем алам. Моның өчен төрле насадкалы машинка сатып алдым.
Раил сөйләгәнчә, бер еллап элек, тәвәккәлләп, үзенең чәчен үзе кисәргә булган, килеп чыккан. Әтисенең сәләте улына да күчкән, күрәсең.
– Алдан кисеп була әле, иң кыены – арткы чәчләрне кисү, – ди ул. – Башта, көзге каршына басып, алдагы һәм чигәдәге чәчне кисәм. Аннары, башлык киеп, шуның кырыеннан арттагы чәчемне кисәм. Чәчтарашханәгә йөрмим, шактый акча янга кала.
Раил чәчен ай ярым саен кисеп тора. Ир-атлар өчен модельле чәч кисү уртача 300 сум торуын исәпкә алганда, Раил елына якынча өч мең сум акча экономияли булып чыга.
Ә Баулы телевидениесе видеооператоры Артём Артемьев әйтүенчә, аларның гаиләсендә бөтен ир-атларның да чәчен әнисе Людмила кисә. Шуңа күрә ул да чәчтарашханәгә йөрми. Бу яктан Артём уңган.
– Ничек кисәсе икәнен әнигә күрсәтәм, кайда күбрәк, кайда азрак кирәк. Махсус белеме булмаса да, ничек кирәк, шулай кисә, – ди ул. – Чәчтарашханәгә бер тапкыр гына бардым, мәктәптә укыганда. Ничек кисүләре ошамады. Коронавирус белән бәйле хәлнең йогынтысын сизмәдем, барысы да элеккечә.
Хөрмәтле ир-егетләр, ә сез бу хәлдән чыгу юлын таптыгызмы? Бәлки сез, Нагиев үрнәгендә, үзегезнең образны тамырдан үзгәртергә карар иткәнсездер!? Әллә инде 70-80 еллар модасына әйләнеп кайтырга телисезме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев