Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Бакчачыларга киңәшләр

Помидор үсентеләре яктылык ярата. Аларга кимендә 5-8 сәгать яктылык кирәк. Өстәмә яктырткычлар кую мөмкинлеге булмаса, помидор орлыгын соңрак, кояш яктысы җитәрлек булган вакытта чәчегез. Яктылык җитмәсә, үсентеләр сузылып үсә башлый, чәчәк бөреләрен дә чыгармый.

Кайбер бакчачылар, яктырткычлар җитмәгәнлектән, яктылык кайтара торган экран ясый. Аны оргалит яки фанер кисәгенә фольга ябыштырып ясарга була. Машина тәрәзәсе өчен эшләнгән, ялтырап тора торган «пәрдә»не дә файдалана аласыз.

Пикировка иртәрәк ясалган саен яхшырак. Гадәттә, ул үсентенең 1-2 чын яфрагы чыккач эшләнә.

Суны күп сипмәгез, югыйсә яфраклары һәм ботагы ныгып үсеп китеп, чәчәк бөресен чыгаруны соңга калдырырга мөмкин. Бу исә җимеш бирү вакыты соңара дигән сүз.

Үсентенең яфраклары сыек яшел төстә һәм вак булса, формасы дөрес булмаса, ашлама кирәк дигән сүз. Иң яхшысы – ашламаны суда эретеп, үсентенең үзенә сибү. Моның өчен бүлмә гөлләре өчен сатыла торган сыек ашлама куллану отышлы.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев