Ашка тозны күп салсагыз, нишләргә?
Ашны «коткарып калуның» берничә ысулы бар.
Ялгыш тозны күбрәк салып, шулпаның тәме бозылу кәефне кыра. Әмма, берничә ысул ярдәмендә ашны «коткарып калырга» була. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.
Пакетлы дөгене яки бу ярманы марляга төреп берничә минутка шулпага салып торырга була. Дөге тозны яхшы сеңдерә.
Әгәр аш бәрәңгеле икән, аны күбрәк салырга була. Яки кәстрүлгә 10-15 минутка бер-ике бәрәңгене бөтен килеш салып торырга мөмкин.
Һичьюгы шулпага су өстәргә була. Ләкин бу ашның тәмен үзгәртәчәк.
Фото: http://pixabay.com
Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/14-12-2019/ashka-tozny-k-p-salsagyz-nishl-rg-5699628
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев