Тузганак чәчәге белән лимоннан бал
Кемдер тузганак чәчәгеннән бал кайната, кемнәрдер кайнатма ясый.
Бал ясау өчен: 300 данә тузганак чәчәге, 1,2 литр су, 2 лимон, 2 кг шикәр комы.
Чәчәкне юарга, су, иттарткычтан чыгарылган лимон салып болгатырга, кайнатып чыгарырга. Аннары сүрән утта 10 минут кайнатырга. Бер көн диярлек төнәтеп тотарга.
Икенче көнне сөзәргә, шикәр комы салып 1,5 сәгать кайнатырга.
Фото: /pixabay.com
Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/14-05-2019/tuzganak-ch-ch-ge-bel-n-limonnan-bal-5189733
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев