Редиска турында ...
Май аенда күпләрнең бакчасында редиска өлгерә. Табиблар бу яшелчәне сезонында күбрәк ашап калырга киңәш итә, чөнки редиска иммунитетны ныгытырга ярдәм итә.
Сезгә редисканың файдалы һәм зыяе якларын санап үтәбез.
Файдасы
Редисканы буыннар сызлаганда, ревматизм вакытында да кулланалар. Куллар, битләр шешеп торганда да ярдәм итә. Бу яшелчә, В группасы витаминнарына бай булу сәбәпле, нервларны тынычландыра дип тә санала.
Зыяны
Редисканы ач карынга ашарга киңәш ителми. Ул ашказаны авыруларын көчәйтергә мөмкин. Шулай ук гастрит, язва (ашказаны җәрәхәте), панкреатит авырулары вакытында да бу яшелчәдән тыелып торырга кирәк.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/rediska-faydaly-m-zyyanly-da
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев