Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нинди ризык башны авырттыра?

«Кофеин төрле кеше төрлечә тәэсир итә», — ди белгеч.

Диетолог Эми Гудсон сүзләренчә, канда шикәр микъдары кимесә, баш авыртырга мөмкин. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«Әгәр сез төшке ашны ашамый калдырсагыз, канда шикәр микъдары кимергә мөмкин. Шикәр төшү исә баш авыртуга, шул ук күңел болгануга һәм баш әйләнүгә китерә», — ди ул.

Баш авырту һәм кан микъдары кимү балансланмаган туклану аркасында да килеп чыгарга мөмкин.

«Углеводлар гына ашасаң, шикәр микъдары башта арта, аннары аксым җитмәгәч, төшеп китә», — ди табиб.

Углеводлы ризыктан тулысынча баш тарткан яки углеводлар күләмен бик нык киметкән очракта, тагын да катлаулырак хәл килеп чыгарга мөмкин.

Ач карынга кофе яки баллы ризыклар гына ашау да башны авырттыра, ди Гудсон.

«Кофеин төрле кеше төрлечә тәэсир итә, ул нерв системасын стимуляцияләү сәбәпле, ач карынга эчкән кешеләрдә баш авырту, курку хисе тудыра», — ди белгеч.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев