Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кыяр орлыгы бер төндә шытып чыксын өчен нишләргә?

Кыяр уңышы күп булсын өчен киңәш.

Кыяр орлыгын туфракка утыртсаң, һава торышы уңайсыз булса, ул берничә көн тишелми ята. Салкыннар башланса, орлыклар туңарга да мөмкин. Кыяр орлыгын кәгазь тастымалга куеп, бер төндә шыттырып чыгарырга була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Болай итеп утырткан кыяр уңышлы да була, июльдә үк кыярлары да үсә.

Гади пластик контейнер төбенә ике катлап кәгазь тастымал куярга кирәк. Кәгазьне җылы су белән чылатырга һәм орлыкларны матурлап тезеп куярга. Орлыкларга да пульверизатор ярдәмендә җылы су сиптерергә.

Контейнерны җылы урынга куеп, төнгә калдырырга. Төн эчендә беренче шытымнар чыгар, дип ышандырал киңәш язучылар.

Аннары кыяр үсентеләрен туфракка күчереп утыртырга кирәк. Урамда җылы булмаса, тәрәзә төбендә үсенте итеп үстерә торырга була, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев