Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Хуҗабикәгә көн дә кирәкле киңәшләр

Баулы хуҗабикәләренә көндәлек киңәшләр тәкъим итәбез

  • Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда яки кургаш кәгазьдә яхшырак саклана.
  • Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тиз бозыла.
  • Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.
  • Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң, бәрәңге кетердәп торыр.
  • Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклар.
  • Яңа бәрәңгене пычаксыз да әрчеп була. Юылган бәрәңгене пакетка салып, өстенә бер уч эре тоз сибегез. Пакетның авызын бәйләп берничә минут өстәлдә тәгәрәтегез.
  • Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез – өре кире өскә җыелыр.
  • Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.

 


Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев