Кан тамырын укроп белән бал чистарта
Кан басымы күтәрелмәсен, варикоз булмасын, атеросклероз барлыкка килмәсен һәм кан әйләнеше бозылмасын өчен кан тамырларын чистартып торырга кирәк.
Моның өчен әлеге рецепт кулланырга киңәш итәбез: 100 гр укроп орлыгына 2 аш кашыгы төелгән валериан тамыры кушып, өстенә 2 литр кайнар су агызабыз һәм бераз суынгач, 2 аш кашыгы бал өстәп яхшылап төреп куябыз. Бер көн төнәткәч, эчәргә дә була.
Ашарга ярты сәгать кала берәр аш кашыгы кулланыгыз. Дәвалану курсы – 20 көн. Аннары ун көн тәнәфес ясап, тагын бер курс кабатларга.
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kan-tamyryn-ukrop-beln-bal-chistarta
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев