Диетолог үзизоляцияләү вакытында кешеләрнең симерү сәбәпләрен әйтте
Өйдәгеләр белән даими аралашу стресс китереп чыгара, шуның аркасында авырлык җыюга ярдәм итә торган гормон эшләнә.
Үзизоляцияләү вакытында кешеләрнең симерүенең төп сәбәбе – стресс. «Вечерняя Москва» эфирында Россия Табигый фәннәр академиясенең медицина фәннәре докторы Алексей Ковальков шундый фикер белдерде.
Аның сүзләренчә, кешенең өйдәгеләр белән бер бүлмәле фатирда булуын кешеләр күп булган «төрмә» белән чагыштырырга мөмкин.
«Гадәти тормышта алар өйләренә кич белән кайтырга, тиз генә ашарга һәм йокларга ятарга күнеккән. Даими аралашу ихтыяҗы стресс тудыра, ә стресс – кортизол гормоны. Ул бик тиз авырлык җыюга ярдәм итә», – дип сөйләде Ковальков.
Ул гадәти вазгыятьтә кеше көн саен 150 грамм май тукымасы булдыра, стресс хәлендә исә аны 250 граммнан 300 граммга кадәр җыя ала, дип аңлата.
Диетолог фикеренчә, артык авырлыкны булдырмас өчен шикәр, бәрәңге, шомартылган ак дөге, ак икмәк, сок һәм балны рационыннан төшереп калдырырга кирәк.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев