Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бака яфрагы

Су буйларында, юл кырыйларында үскән бу үлән, мөгаен, барыгызга да балачактан ук таныштыр.

Ул июньнән августка кадәр чәчәк ата. Дару өчен аны нәкъ менә чәчәк аткан чагында җыялар.

 

Бака яфрагының яраларны төзәтү, тән тиресе күзәнәкләренең яңаруын тизләтү үзлеге бар. Халык аның бу үзлеген элек-электән белгән: яраларга бака яфрагын өзеп ябыштырсаң, ул тизрәк җөйләнә, үлекләп шешми.

 

Бака яфрагы төнәтмәсе үпкә кабарганнан, туберкулездан, ютәлдән, тын юллары ялкынсынуыннан шифалы.

 

Аның ашказаны чирләрен: гастритны, ашказаны һәм уникеиллеле эчәк җәрәхәте, энтерит, энтероколитны дәвалаганда кулланалар.

 

Бака яфрагы согы ашказанының секрециясен көчәйтә. Юкка гына аны халык медицинасында ашказаны, эчәклектәге һәм үпкәдәге яман шешләрне дәвалау өчен кулланмаганнар.

 

Ангина булганда, тамакны бака яфрагы согы яисә төнәтмәсе белән чайкау яхшы нәтиҗә бирә. Тәмен яхшырту өчен, бераз бал да кушарга була.

 

Өлкән кешеләрнең гадәттә эчләре кибүчән була. Бака яфрагының орлыкларыннан ясалган төнәтмә эчәклектәге хәрәкәтне яхшырта.

 

Гомеопатиядә бака яфрагы төнәтмәсе зоб һәм мастопантияне дәвалаганда кулланыла.

 

Бака яфрагын ашказаны согының әчелеге югары булганда кулланырга ярамый!

Табиб киңәше таләп ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев