Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ашказаны авыртканда нәрсә эшләргә ярамый?

Табигый анальгетик сыйфатында ромашка төнәтмәсе эчү хәерле.

АКШ Илкүләм медицина китапханәсе белгечләре ашказаны авыртканда каты, кыздырылган һәм майлы ризык ашамаска киңәш итә. Шулай ук цитруслы һәм сөтле ризыклар, кофеин, алкоголь, газлы эчемлекләр, томатлы ризыклардан тыелырга кирәк. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Табиблар авыртуны басу өчен дарулар эчкәнче белгеч белән киңәшергә кирәк дип искәртә.

Ашказаны авыртуын басар өчен күп итеп сыеклык эчәргә, аеруча су, клетчаткага бай ризыклар, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итәләр.

Табигый анальгетик сыйфатында ромашка төнәтмәсе эчү хәерле, ул тынычландырып җибәрә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/18-03-2021/ashkazany-avyrtkanda-n-rs-eshl-rg-yaramyy-5812577

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев