Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Законсыз сату ачыкланган

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлегеннән тикшерү материаллары килгән. Тикшерү барышында Баулы шәһәрендәге кибетләрнең берсендә шәхси эшмәкәр тарафыннан алкогольле продукцияне законсыз сату факты ачыкланган.

Хокук сакчылары тарафыннан барлыгы 22 төрле исемдәге 178 шешә алкогольле продукция алынган. Әлеге товарларның җитештерелү һәм сатылу легальлеген раслаучы документлар  товар-транспорт накладнойлары, сыйфат сертификатлары яки декларацияләр – булмаган.

Бу хокук бозу өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.19нчы маддәсе һәм 14.16нчы маддәсенең 2 нче өлеше буенча административ җаваплылык каралган. Бу маддә нигезендә, этиль спирты һәм алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен алып бару тәртибен бозу, шулай ук тиешле документларсыз товар сатканга җәза каралган.

Хәзерге вакытта Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре планнан тыш документаль тикшерү үткәрә.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев