Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Закон сагында

Бүген РФ Прокуратурасы хезмәткәре көне билгеләп үтелә.

2012 елның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләренә зур эш күләме туры килә. Узган елда судларга бозылган хокукларны торгызу турында 1143 дәгъва һәм гариза җибәрелгән, 337 күрсәтмә кертелгән, 182 вазифаи һәм юридик зат административ җаваплылыкка тартылган, прокуратураның тикшерү материаллары нигезендә 17 җинаять эше кузгатылган, шуларның бер өлеше бюджет акчаларын урлау белән бәйле. Шәһәр прокуратурасы закончалык таләпләренә туры килмәгән законсыз хокук актларына карата 119 протест чыгарган. Дәүләт гаепләүчеләре катнашында шәһәр судында 200дән артык җинаять эше каралган. Шәһәр прокуратурасының эшчәнлеге "Хезмәткә дан" газетасында даими рәвештә яктыртылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев