Тыелган язмаларны вакытында юк итмәгәнгә штраф салына
2021 елның 1 февралендә “Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр турныда һәм мәгълүматны саклау турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы 530-ФЗ санлы Федераль закон (30.12.2020 елгы) гамәлгә кертелде.
Прокуратура матбугат төркеме мәгълүматына караганда, әлеге закон нигезендә, социаль челтәрләр сүгенү сүзләре һәм порнография, көчләү һәм кансызлыкны пропагандалаучы материаллар кергән контентларны бер тәүлек эчендә бетерергә яки блокка куярга тиеш. Җаваплылык нәкъ менә социаль челтәр администрациясенә йөкләнә.
Яңа кагыйдәләрне бозган өчен, ягъни шундый язмаларны вакытында блокка куймаган өчен, социаль челтәр администрациясе 800 меңнән 4 миллионга кадәр штраф түләргә мөмкин. Шул ук вакытта, теге яки бу мәгълүматны тыелган мәгълүмат дип карауга шик туган өчракта, социаль челтәрләр Роскомнадзорга мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев