Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Россиядән китәргә мәҗбүр иткәннәр

Россия законнары буенча, мондый каты санкциягә кем һәм ни өчен дучар ителергә мөмкин? Бу мәсьәләгә ачыклык кертик.

Закончалыкта “административ китәргә мәҗбүр итү” – дәүләт тарафыннан чит ил гражданнарына яки гражданлыгы булмаган затларга карата кулланыла торган мәҗбүри чара. Мондый санкцияләр кулланылган очракта, кеше Россия территориясеннән китәргә тиеш була.

Татарстан республикасы Баулы шәһәр суды Үзбәкстан республикасы гражданына карата Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25нче маддәсе 3нче өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эшне караган (чит ил кешесенең Россия Федерациясеннән китәргә мәҗбүр итү  рәвешендәге административ җәзаны үтәүдән баш тартуы).

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2022 елның июнендә Үзбәкстан республикасы кешесе, Россия Федерациясендә булу режимын бозганы өчен (Россия Федерациясендә булу хокукын раслаучы документлары булмаган) һәм билгеле бер вакыттан соң Россиядән китүдән баш тартканы өчен, 2000 сум күләмендә административ штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аңа Россия Федерациясеннән китәргә мәҗбүр итү  рәвешендәге административ җәза да билгеләнгән. Ягъни ул илдән үз хисабына яки үзенең дәүләте вәкиллеге яки консуллыгы хисабына китәргә тиеш булган.

Ләкин законда каралган срокта (карар үз көченә кергәннән соң биш көн эчендә) Россиядән китмәгән, шул рәвешле административ җәзаны үтәүдән тайпылган.

Суд, Үзбәкстан республикасы кешесе гамәлләрен Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25нче маддәсе 3нче өлешендә каралган административ хокук бозу, дип бәяләгән. Суд карары буенча, чит ил кешесенә 3000 сум күләмендә административ штраф рәвешендәге административ җаваплылык һәм Россия Федерациясеннән китәргә мәҗбүр итү  рәвешендәге административ җәза билгеләнгән. Китәргә мәҗбүр итү чарасы кулланылганчы, ул махсус учреждениедә торырга тиеш була.

Карар законлы көченә кергән.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев