Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Мошенниклык өчен хөкем итәчәкләр

Баулы шәһәр прокуратурасы ышанычны яулау юлы белән чит милекне урлау турындагы җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган һәм алданган пенсионерга шактый зыян китергән гаепләнүче А. суд каршына басачак.

Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов "Хезмәткә дан" газетасына җинаять эшенең кайбер нечкәлекләрен хәбәр иттте. Тикшерү барышында ачыкланганча, гаепләнүче А. 2014 елның декабрендә, 73 яшьлек танышы И.ның ышанычын яулап, банктан кредит алырга үгетли. Берничә көннән хатын-кызлар Бөгелмәгә бара. И. "Совкомбанк"тан 50 мең сум күләмендә кредит ала һәм, банк бинасындагы банкоматтан 49 мең сум акча алып, А,га бирә. Анысы исә, акчаны ала да кача, туздыра.
Тикшерү барышында А. гаебен тулысынча таный. Судка кадәр аннан беркая да китмәү турында кул куйдыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев