Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр

Бу хакта редакциягә Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе хәбәр итте.

С.Фоноков, А.Хәсәнов һәм Д.Шилова , автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 45әр мең сум күләмендә административ штраф та салынган.

Дәүләт автоинспекциясе шуны искәртә: айнык булмаган килеш автомобиль белән идарә итү – үлемгә китерергә мөмкин булган хокук бозу. Алкоголь реакцияне, игътибарны киметә, ә бу исә машина йөртүченең генә түгел, җәяүлеләр, пассажирлар һәм башка автомобильчеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев