Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Киров өлкәсендә бер хатын сөйгәненең мәетен ике ел буена өендә яшереп торган

30 яшьлек ир-атны бергә яши торган хатыны балта белән чабып үтергән.

Киров өлкәсендә яшәүче хатын бергә яши торган ирен үтергән һәм аның мәетен ике ел буена идән астында саклаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ике ел элек югалган 30 яшьлек Виктор Савиных мәетен быел тапканнар. Ул хәзергә кадәр Опарино бистәсендә бергә яшәгән хатынының йортында идән астында була. Хәзер бу хатынны сак астына алганнар. Ул мәетне яшергән урынны үзе күрсәткән.

34 яшьлек хатын-кыз гаебен танып күрсәтмә биргән. Ул 2019 елның 8 апрелендә сөйгәне белән талашуын әйтә. Аннары хатын иренең башына балта белән берничә тапкыр суга. Викторның үлгәнен аңлап алгач, хатын мәетне азык-төлек төрә торган пленка белән төрә һәм идән астына төшерә. Аннары хатын идән асты капкачын кадаклап куя. Бераздан бу хатын башка фатирга күченә, иске өенә барып йөрми.

Шул ук елны сентябрьдә Викторның әнисе полициягә мөрәҗәгать итә, ул улының югалуын сөйли. Югалган ир-атның мәетен ел ярым чамасы вакыт узгач кына табалар, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев