Баулы судында качкыннан эзләтүгә киткән чыгымнарын түлләттерү дәгъвасы каралды
Баулы шәһәр суды иректән мәхрүм итү урыныннан качкан кешедән аны эзләүгә киткән чыгымнарны түләттерү турында дәгъваны караган.
Дәгъва гаризасыннан күренгәнчә, хөкем ителгән Б. 2017 елның 30 апрелендә колония-поселение тулай торагыннан үзбелдеге белән киткән. Аны 2 майда элекке торагыннан табып алганнар. Аны эзләүне оештыруга бюджет акчалары тотылган. Нәтиҗәдә Б. качкан өчендә хөкем ителгән. Җитмәсә ул дәүләткә 120 мең сум түләргә тиеш. Суд әлеге суммага аны эзләүгә киткән чыгымнарны гына түгел, эзләүдә катнашкан.
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе һәм полиция хезмәткәрләренең командировка, автотранспорт чыгымнарын да керткән.
Кайбер хөкем ителүчеләрнең иреккә мөмкин кадәр иртәрәк чыгарга омтылуы үзләре өчен начар тәмамлана. "Качкыннарны" иртәме-соңмы барыбер табалар, ә кыска вакытлы ирек кыйммәткә төшә, дип хәбәр итә Баулы шәһәр суды консультанты Светлана Закирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев