Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

“Кабала”га бүтән эләкмәячәкләр

Гражданнар, зур булмаган суммада акчаны шактый югары процентлар белән алып, тиз генә котылып булмаслык “кабала”га эләгү очраклары сирәк түгел. Еш кына микрофинанс оешмалары гражданнарга бурычлары турында шактый вакыт үткәннән соң гына искәртә башлый, чөнки аларга әҗәтләрнең күпкә артуы отышлырак.

Гражданнарны микрофинанс оешмаларыннан яклау өчен, закон чыгаручы гамәлдәге норматив актларга үзгәрешләр кертте. Бу үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Хәзер кулланучылар кредиты килешүе буенча процентларны исәпләү алынган сумманың бер ярым кадәр күләменә җитсә, аннан ары процентлар исәпләү рөхсәт ителми.

Чикләү шулай ук неустойкаларга (штрафларга, пеняларга), заемчыга кредит килешүе буенча аерым түләү өчен кредит бирүче тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр өчен түләүләргә дә кагыла.

Әлеге чикләү кулланучылар кредиты яки займ шартнамәләренә карата кулланыла, договорны төзегән вакытта акчаны кире кайтару срогы бер елдан да артмый.

Мондый тыю булган шарт кулланучылар кредиты шартнамәсенең беренче битендә әлеге шартнамәнең индивидуаль шартлары булган таблицада күрсәтелергә тиеш.

Узган елның 1 ноябрендә микрофинанс оешмалары өчен физик затларга торак урынын залог итеп займнар бирүне тыюны күздә тоткан үзгәрешләр үз көченә кергән иде инде.

Шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме хәбәр иткәнчә, тыю акционеры Россия субъекты яки муниципаль берәмлек булган микрофинанс оешмаларына кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев