Эт хуҗасына штраф салганнар
Баулы суд районының 2нче суд участогы мировой судьясы карары нигезендә, эт хуҗасы, йорт хайванын тиешенчә контрольдә тотмаган өчен, административ җаваплылыкка тартылган.
Әлеге эш турында “Баулы-информ”га судья ярдәмчесе Эльвира Азизова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның июлендә “Хаски” токымлы эт 6 яшьлек малайга һөҗүм иткән һәм аны тешләгән. Бала медицина учреждениесендә дәвалану узарга мәҗбүр булган.
Малайның әнисе эт хуҗасыннан әхлаки зыянны һәм чыгымнарны түләтү турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз үзенең таләпләрен улының эт һөҗүм итү нәтиҗәсендә куркуы һәм җәрәхәтләнүе белән аңлаткан.
Эшне карау барышында эт хуҗасы дәгъва таләпләрен өлешчә таныган.
Суд, эш буенча җыелган дәлилләрне бәяләп, эт хуҗасының үзенең йорт хайванын тиешенчә асрамавын, әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгы өчен җитәрлек дәрәҗәдә чара күрмәвен, шуның нәтиҗәсендә этнең балага һөҗүм итүен билгеләп үткән. Бу очракта Антуан де Сент-Экзюпериның “Кечкенә принц” әкиятендәге: “Без үзебез кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы”, – дигән цитатаны искә алу урынлы булыр.
Әхлаки зыянны компенсацияләү күләмен билгеләгәндә, суд баланың җәрәхәтләнүен, аның шәхси үзенчәлекләрен, җәрәхәтләрнең характерын һәм авырлыгын, аның нинди нәтиҗәләргә китерүен, дәвалану дәвамлылыгын, якларның матди һәм гаилә хәлләрен, гаделлек принципларын, шулай ук эт хуҗасының үз гаебен өлешчә тануын исәпкә алган. Суд дәгъвачының таләпләрен канәгатьләндергән һәм эт хуҗасыннан әхлаки зыян өчен 50 мең сум күләмендә компенсация түләтү турында карар чыгарган. Моннан тыш, суд баланың дәвалану урынына бару-кайту чыгымнары өчен – 10,5 мең сум һәм вәкил хезмәте өчен 10 мең сум түләтүне билгеләгән.
Суд карары законлы көченә кермәгән.
Фото: /pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев