Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Эш урыннары булу турында хәбәр итмәгән

Баулы шәһәр прокуратурасы халык мәшгульлеге өлкәсендә закончалык таләпләрен бозуны ачыклаган.

Шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме хәбәр иткәнчә, эш бирүче ай саен мәшгульлек үзәгенә вакантлы эш урыннары булу-булмау, инвалидларны эшкә алу өчен квота турында мәгълүмат бирергә тиеш. Халык мәшгульлеге турында закончалык таләпләре катгый үтәлергә тиеш.

Тикшерү барышында ачыкланганча, “Вахтовик” җәмгыяте директоры Баулы шәһәре халык мәшгульлеге үзәгенә вакантлы вазифалар турында мәгълүмат бирмәгән.

Баулы суд участогы мировой судына әлеге факт буенча предприятие директорына карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.7нче маддәсе (дәүләт органына закон нигезендә җибәрелергә тиешле мәгълүматны бирмәү) буенча административ хокук бозу хакында эш кузгату турында карар җибәрелгән.

Баулы суд районы буенча суд участогы мировой судьясы карары белән, җитәкче 300 сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.

Суд карары үз көченә кергән, аңа дәгъва белдерелмәгән.


Фото: /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев