Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Эш урыныннан урлашкан

Баулы шәһәр прокуратурасы 35 яшьлек баулылыга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Суд ир-атны РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаятьне (чит милекне урлау) кылуда гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, ир-ат 2021 елның июлендә төнлә, видеокүзәтү камерасында йөзе күренмәсен өчен одеял белән капланган хәлдә, Баулы шәһәрендә урнашкан автосервисны ачкычы белән ачып кереп, үзенең эш бирүчесеннән 90 мең сумлык төсле металл урлаган.

Суд утырышы барышында гаепләнүче үзенең гаебен тулысынча таныган, үкенүен белдергән.

Суд аны, 1 елга сынау срогы белән, алты айга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән. 

Хөкем карары үз көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев