Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Эчкән ата-анада бала кайгысы түгел

Алкогольгә бәйлелек – ата-аналарның балаларын тиешенчә тәрбияләмәүнең иң еш сәбәбе. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комисиясенең һәр утырышы диярлек – моның ачык дәлиле.

 

Комиссиянең бу утырышына килгән хатын-кыз инде бер елга якын балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә тора. Улике балигъ булмаган бала анасы, бер баласы – 2019 елда, икенчесе быел туган. Ире вахта ысулы белән эшкә киткәндә, 32 яшьлек ана кеше эчү белән мавыга. Аны берничә тапкыр исерек килеш күргәннәр, тикшерү вакытында да аек булмаган, өй җыештырылмаган, сыра шешәләре күп булган.

– Безгә беренче тапкыр гына эләгүегез түгел бит инде, – дип мөрәҗәгать иттеләр анага комиссия хезмәткәрләре. – Без бит сезне учёттан төшерергә теләгән идек, ә сез тагын элекке тормыш рәвешегезгә кайткансыз. Балаларны алып китәбез бит, аңлыйсызмы?

Алдагы очраклардагы кебек үк, хатын-кыз комиссия хезмәткәрләренә бу күренешнең бүтән кабатланмаячагын һәм эчү белән бүтән мавыкмаячагын аңалатырга тырышты. Моның дөреслеген вакыт кына күрсәтә ала. Балаларны гаиләдән тартып алганчы, хатын-кызга соңгы тапкыр үзгәрергә мөмкинлек бирделәр.

– Әгәр без килгәндә, тагын исерек булсагыз, бүтән сезне кисәтмәячәкбез –балаларны алып китәчәкбез. Алар эчкече әни белән үсә алмыйлар, – дип кисәттеләр хатын-кызны комиссия хезмәткәрләре.

Алкогольгә бәйлелек дүрт бала тәрбияләнүче башка гаиләдә дә даими ызгышлар һәм кул күтәрүгә сәбәпче булган. Әни кеше, начар бәйлелектән арынырга теләп, “Аеклык ноктасы” проектында дәвалана. Проект нигезендә дәвалану дарулар кулланып, психологлар, социаль хезмәткәрләр белән эшләүне, психотерапияне күздә тота. Комиссиягә хатын-кызның ире дә чакырылган иде. Хатын-кыз сүзләренә караганда, ул эчә, җәнҗал куптара һәм аңа кул күтәрә.

– Сез аңа ярдәм итәргә тиеш, ә сез аны яңадан эчүгә этәрәсез, – дип мөрәҗәгать итте ир-атка комиссия хезмәткәре. – Өстәвенә, сез үзегез эчәсез һәм хатыныгыз да сезнең начар үрнәгегезгә иярергә мөмкин. Ә бит ул терелергә тели, сезгә дүрт баланы аякка бастырырга кирәк.

1 октябрьгә булган мәгълүмат буенча, 38 бала тәрбияләүче 18 гаилә комиссия исәбендә тора. Узган ел белән чагыштырганда, мондый гаиләләр саны ике тапкыр арткан.

Бу гаиләгә зур игътибар биреләчәк. Ир белән хатын алкогольне еш кулланган очракта, аларның ата-ана хокукларын чикләү мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Комиссия утырышына 17 яшьлек улын тәрбияләүче хатын-кыз да чакырылган иде. Яшүсмер, тугызынчы сыйныфны укып бетермичә, мәктәпне ташлаган, шуңа күрә аттестат алмаган. Моннан тыш, егетнең тәртибе дә начар, урлау белән дә тотылган.

– Нинди дә булса һөнәр өйрәнсен өчен, мөстәкыйль булсын һәм акча эшли алсын дип,  мин аны аграр көллияткә бирергә ниятләгән идем, – ди хатын.

Әлбәттә, ул бу уку йортында укый алмый, өстәвенә, ул, 18 яшьлек егет буларак, тугызынчы класска да алынмый. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, егет төп гомуми белемгә ия булып, алга таба һөнәр алсын өчен, аны өйдә белем алу кысаларында укыту турында карар кабул итте. Моннан тыш, үзәк нерв системасы авырулары булу-булмауны ачыклау өчен, аңа неврологка барырга киңәш ителде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев