Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылыга хөкем карары билгеләнгән

Баулы шәһәр прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 116нчы маддәсе 2нче бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнүче 39 яшьлек баулылыга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

39 яшьлек ир-ат физик авырту китергәнче кыйнау һәм башка көч куллану гамәлләре кылу  (РФ Җинаять кодексы 116нчы маддәсе) буенча гаепләнгән.

Тикшерү барышында ачыкланганча, гаепләнүче ир-ат моңа кадәр дә хөкем ителгән булган (РФ Җинаять кодексының 116.1нче маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнгән) һәм ул үзенең тормыш иптәшенә карата көч куллану гамәлләре кылган. Әйтик, 2022 елның 16 августында Баулы шәһәрендә шәхси йортта ир белән хатын арасында низаг чыккан. Ир-ат агач уклау белән хатынының маңгаена уклау белән суккан. Эксперт бәяләмәсе буенча, хатын-кызның маңгаенда уң якта җәрәхәт барлыкка килгән.

Суд ир-атны РФ Җинаятьләр кодексының 116нчы маддәсе 2нче өлешендә каралган җинаятьне (кыйнау) кылуда гаепле дип тапкан.

Гаепләнүчегә, Баулы шәһәр судының хөкем карары буенча, алты айга төзәтү эшләре рәвешендәге җәза билгеләнгән. Аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылачак.

Баулы шәһәр прокуратурасы Баулы шәһәр судының хөкем карарын хуплаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев