Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулылыга алимент түләмәгән өчен җәза билгеләнгән

Баулыда яшәүче хатын-кыз суд карарын үтәүдән баш тарткан.

Алиментны түләмәгән яки тулысынча түләмәгән өчен, административ яки җинаять җәзасын билгеләнергә мөмкин, хәтта иректән мәхрүм итү дә яный.
Баулы шәһәр суды тарафыннан ФКУ УИИ Татарстан Республикасы буенча Бөгелмә муниципальара филиалының җирле хатын-кызга карата элек билгеләнгән бурычларны тулыландыру турындагы күрсәтмәсе каралган. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә
2024 елның июнендә хатын-кыз РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлеше буенча (ата-ананың нигезле сәбәпләрсез балигъ булмаган балаларны карау өчен акча түләмәве) Баулы шәһәр суды хөкеме белән хөкем ителгән. Аңа, бер ел дәвамында сынау срогы белән, 7 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән. Шартлы хөкем ителүнең сынау срогы чорында, хөкем ителүче суд карарын бозуын дәвам иткән. Эшкә сәләтле була торып һәм эшкә урнашуга каршы күрсәтмәләре булмаган килеш, бернинди җитди сәбәпләрсез, эш эзләүгә һәм алимент йөкләмәләрен үтәүгә бернинди чаралар да күрмәгән. Башкарма инспекция тарафыннан гражданкага карата профилактик әңгәмәләр уздырылган, әмма хөкем ителүче аларны колагына да элмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, җинаять-башкарма инспекция судка элек суд тарафыннан билгеләнгән бурычларны (эшкә урнашу һәм эш урынын инспекциягә хәбәр итмичә үзгәртмәү) тулыландыру турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.
Барлык дәлилләрне исәпкә алып, суд җинаять-башкарма инспекциясенең тәкъдимен канәгатьләндергән һәм элек суд тарафыннан билгеләнгән бурычларны (эшкә урнашу һәм эш урынын инспекциягә хәбәр итмичә үзгәртмәү) тулыландырган.
Балигъ булмаган балаларга карата алимент йөкләмәләрен берничә тапкыр үтәмәгән өчен, суд иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләргә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев