Баулылы хөкем ителгән
Шәһәр прокуратурасы 39 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
Суд ир-атны РФ Җинаятьләр кодексының 116.1нче маддәсе 2нче өлешендә каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип тапкан.
Суд барышында ачыкланганча, РФ Җинаятьләр кодексы 105нче маддәсенең 1нче өлеше буенча хөкем ителгән бу ир-ат 2022 елның 11-12 сентябрендә Баулы шәһәрендә танышларының йөзләренә берничә тапкыр суккан.
Гаепләнүче җинаять кылуын таныган. Суд бу ир-атка алты айга төзәтү эшләре һәм хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу рәвешендәге җәза билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев