Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы тормыш иптәшен кыйнаганга җәза ала

Баулы шәһәр прокуратурасы 40 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Баулы районында яшәүче бу ир-ат РФ Җинаятьләр кодексының 112нче маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнә (РФ Җинаятьләр кодексының 111нче маддәсендә күрсәтелгән нәтиҗәләргә китермәгән, әмма  сәламәтлек бозылуга китергән, аңлы рәвештә уртача авырлыктагы зыян китерү).

Тикшерү барышында ачыкланганча, гаепләнүче 2021 елның июлендә үзенең йорты ишегалдында, алкоголь исереклеге хәлендә, көнләшеп, хатынының йөзенә, яңагына аягы белән типкән. Нәтиҗәдә, хатын-кызның яңагы сынган, ул өч атнадан артык төзәлгән. Ир-атның бу гамәле сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү дип бәяләнгән.

Гаепләнүче суд барышында үз гаебен тулысынча таныган.

Татарстанның Баулы шәһәр суды хөкем карары буенча, ир-ат РФ Җинаятьләр кодексының 112нче маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылган. Аңа катгый режимдагы төзәтү колониясенә бер елга иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.

Баулы шәһәр прокуратурасы беренче инстанция судының хөкем карары белән ризалашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев