Баулылы мошенниклар кармагына эләккән
Баулылар телефон һәм интернет аша алдануларын дәвам итә.
Баулыда яшәүче хатын-кызга, таныш булмаган кешеләр шалтыратып, үзләрен элемтә компаниясе хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Элемтә өзелү куркынычы янавын әйтеп, техник җитешсезлекне бетерү өчен, банк картасы мәгълүматын сораганнар. Нәтиҗәдә баулылы 28 мең сум акчасыннан колак каккан.
Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлегеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта бу вакыйгага катнашы булган затларны ачыклау эшләре бара.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев