Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулылы машинасыннан колак каккан

Шәһәр судында җирле кешегә карата җинаять эше каралды.

Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, машина йөртүче элек ике тапкыр исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган булган. Беренче очракта аңа административ чаралар куллансалар да, кабатланган хәл җинаять эше кузгатуга китергән.

Суд юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган йөртүчене гаепле дип таныган һәм аңа 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән, ике елга йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән, шулай ук автомобилен дәүләт казнасы файдасына конфискацияләгән.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев