Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы исерек килеш кабат руль артына утырган

Баулы шәһәр прокуратурасы Ютазы районы Алабакүл авылында яшәүче 21 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Бу хакта “Хезмәткә дан” газетасы редакциясенә шәһәр прокуроры урынбасары Артём Родионов хәбәр итте.

Суд ир-атны Россия Җинаятьләр кодексының 264.1 нче маддәсендә каралган җинаять (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган затның исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе) кылуда гаепле дип таныган.

Суд барышында ачыкланганча, гаепләнүче,  элек исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган хәлдә,  агымдагы елның апрелендә Баулы районы территориясендә ВАЗ 21102 автомобиле белән исерек хәлдә идарә иткән. Аны Татарстан эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ махсус батальонының юл-патруль хезмәткәрләре туктаткан. Егет исереклек халәтенә медицина тикшерүе узу турындагы канунлы таләбне үтәүдән баш тарткан.

Суд утырышы барышында гаепләнүче үз гаебен таныган.

Суд карары буенча, аңа транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм итеп, 160 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән.

Хөкем карары законлы көченә кергән.

Фото:  /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев