Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулылы исерек килеш тәртип бозган

Баулы районында яшәүче кеше, полиция хезмәткәренә янаган өчен, кулга алынган.

Баулы суды матбугат хезмәте язганча, Баулы шәһәрендә яшәүче кеше, полиция хезмәткәренең җәмәгать тәртибен саклау һәм иминлекне тәэмин итү буенча бурычларын үтәү белән бәйле законлы боерыгына буйсынмаган өчен, административ җаваплылыкка тартылган.
Суд билгеләгәнчә, 2024 елның 10 сентябрендә полиция бүлегенә өй җәнҗалы турында хәбәр кергән. Полиция хезмәткәре анда баргач, исерек килеш кулына пычак тоткан гражданин Г. полиция хезмәткәренә карата цензурасыз сүгенү сүзләре әйткән, кулларын болгаган, хокукка каршы гамәлләрне туктату таләпләрен үтәмәгән, үзен агрессив тотуын дәвам иткән. Суд Г.ны Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 19.3нче маддәсе 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тапкан һәм аңа өч тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев