Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулылы алимент түләмәгән

Баулы шәһәр прокуратурасы 35 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылган  (ата-ананың, нигезле сәбәпләрсез суд карарын яисә нотариаль расланган килешүне бозып, балигъ булмаган баланы, шулай ук унсигез яшькә җиткән хезмәткә сәләтсез балаларны матди карап тору өчен акчаларны берничә тапкыр түләмәве).
Судта ачыкланганча, хөкем ителүче 2015 елның 14 сентябрендә кабул ителгән, законлы көчкә ия суд карары булуын белә торып, суд карары һәм балигъ булмаган кече баласына барлык төр хезмәт хакының өчтән бер өлешен түләү турындагы эш белән танышкан хәлдә, баласына ай саен алимент түләмәгән. Нәтиҗәдә, 2024 елның 9 февраленнән 21 июленә кадәр 154776 сум бурычы җыелган. Алимент буенча барлык бурычы 2024 елның 21 июленә 1 665 639 сум 32 тиен тәшкил иткән.
Гаепләнүче судта гаебен таныган, үкенүен белдергән. Суд карары белән аңа, 1 елга сынау срогы белән, шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев