Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы алимент түләмәгән

Баулыда яшәүче бер ир-ат алимент түләүдән берничә ай дәвамында качып йөргән.

Баулы шәһәр прокуратурасы 34 яшьлек баулылыга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Суд ир-атны РФ Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапкан (ата-ананың, суд карарын үтәмичә, җитди сәбәпләр булмаган килеш, балигъ булмаган баласын карауга акча түләмәве берничә тапкыр кабатлану).

Судта ачыкланганча, гаепләнүче 2022 елның июленнән 2022 елның ноябренә кадәр кече яшьтәге баласына алимент түләмәгән. Алимент бурычы – 45 мең сум.

Гаепләнүче элек тә, алимент түләмәгән өчен, административ җаваплылыкка тартылган булган.

Суд утырышы барышында, ир-ат гаебен тулысынча таныган, үкенүен белдергән.

Суд аңа, 1 елга сынау срогы белән, биш айга шартлы рәвештә мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.

Хөкем карары законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев