Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулыларга киңәшләр: мошенниклардан сакланыгыз!

Россия эчке эшләр министрлыгы Баулы районы бүлеге мошенникларның аеруча киң таралган алдау ысуллары турында мәгълүмат бирде.

Ел башыннан Баулы районында банк счётларыннан акча урлауның 11 факты теркәлгән. Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен, Россия эчке эшләр министрлыгы Баулы районы бүлеге мошенникларның аеруча киң таралган түбәндәге алдау ысулларын билгеләп үтте:

– интернет-сату сайтларында “игезәк” белдерүләр яки булмаган товарлар турында белдерүләр урнаштыру;

– сәүдә мәйданчыкларында, сәүдә биржаларында криптовалюта сату-алу килешүләре вакытында мошенниклык;

– IP-телефония, мобиль җайланмалар номерларын кулланып кылынучы мошенниклык. Җинаятьчеләр, шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәрләре яки банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырып, имеш, кешегә мошенниклык гамәлләре кылынуын әйтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев