Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулылар транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр

Бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.

И.Галиуллина һәм Р.Хәбибуллин  автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.

Транспорт чарасын айнык булмаган хәлдә йөрткән өчен, гражданка Г.Крутова административ җаваплылыкка тартылган һәм 1 ел да 8 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук 45 мең сум күләмендә  штраф та салынган.

Исерек килеш автомобиль белән идарә итү – үлемгә китерергә мөмкин булган хокук бозу. Ул машина йөртүченең генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның да – җәяүлеләр, пассажирлар һәм башка автомобильчеләрнең – гомерен куркыныч астына куя.

Барлык машина йөртүчеләрне дә җаваплы булырга һәм беркайчан да исерек хәлдә руль артына утырмаска чакырабыз. Мондый “сәфәр”нең бәясе төзәтеп булмаслык югары булырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев