Баулылар мшина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр
Бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.
Р.Сәлахетдинов һәм Р.Мәрданшин, автомобильне айнык булмаган килеш йөрткән өчен, 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.
С.Насыров, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 19 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган.
А.Байтериков һәм А.Зәйдуллин, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 1 ел да 8 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аңа 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.
А.Целищев, транспорт чарасын йөртү таныклыгы булмаган килеш, айнык булмаган хәлдә автомобиль йөрткән өчен, административ тәртиптә кулга алынган затларны тоту өчен махсус кабул итү урынында 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган.
Исерек килеш автомобиль белән идарә итү – үлемгә китерергә мөмкин булган хокук бозу. Ул машина йөртүченең генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның да – җәяүлеләр, пассажирлар һәм башка автомобильчеләрнең – гомерен куркыныч астына куя.
Барлык машина йөртүчеләрне дә җаваплы булырга һәм беркайчан да исерек хәлдә руль артына утырмаска чакырабыз. Мондый “сәфәр”нең бәясе төзәтеп булмаслык югары булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев