Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулылар исерек килеш руль артына утыруларын дәвам итәләр

Район юлларында уннан артык кеше машина белән айнык булмаган хәлдә идарә иткәндә туктатылган һәм административ җаваплылыкка җәлеп ителгән. Редакциягә бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.

И.Мостафин, И.Бикбаев, С.Киселёв, А.Камалетдинов, С.Мурзаков, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 19 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган.

И.Шәрифуллин, В.Сергеев, О.Тимофеев, Т.Огородников, автомобильне айнык булмаган килеш йөрткән өчен, 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.

Г.Кашапова, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 1 ел да 8 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аңа 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.

Р.Усманов, айнык булмаган хәлдә автомобиль йөрткән өчен, административ тәртиптә кулга алынган затларны тоту өчен махсус кабул итү урынында 11 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев