Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулылар исерек килеш руль артына утыруларын дәвам итәләр

Баулы районында дүрт кеше исерек хәлдә руль артына утырган. Алар машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

Административ эшләр буенча карарлар В.Скрипко, В.Багров, В.Галеев һәм В.Овчинниковка карата чыгарылган. Алар барысы да исерек хәлдә руль артында тоткарланган.

Суд тарафыннан аларның дүртесе дә административ җаваплылыкка тартылган. Җәза буларак, һәркайсы 18 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 45 000 сум күләмендә административ штраф түләргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, автомобиль белән исерек хәлдә идарә итү – юлда иң куркыныч хокук бозуларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев