Баулыга яла яккан өчен штраф салганнар
Баулыда яшәүче бер кеше икенче берәүнең абруен кимсеткән өчен административ штрафка тартылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгы Баулы районы бүлегенең шәһәр прокуратурасына юлланган материалларына караганда, баулылы А. гражданка С. һәм аның гаиләсенең интернет челтәрендә намусына һәм абруена зыян китерә торган хәбәрләр тараткан.
Суд утырышында А. әйтүенчә, ул социаль челтәрдә, С. интим характердагы хезмәтләр күрсәтә, дигән мәгълүмат урнаштырган.
Суд гаепләнүчене гаепле дип таныган һәм аңа 2000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләгән.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев