Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулыдагы кайбер әниләргә, бала хакына булса да, эчүчелектән туктарга киңәш иттеләр

Безнең районда балигъ булмаганнар һәм аларны яклау буенча комиссиянең эшләре җитәрлек. Шушы көннәрдә чираттагы утырыш булып узды. Анда җәмәгать тәртибен бозган яшүсмерләр һәм балалары тәрбиясенә җавапсыз караган ата-аналарга кагылышлы өч очрак каралды. Тагын ике проблемалы гаилә әгъзалары утырышка килмәделәр.

Комиссия белән беренче булып Кырымсарай авылы кешесе сөйләште. Гаиләдәге кызга тиешле тәрбия, яшәү һәм уку өчен нормаль шартлар юк. Шуңа күрә баланың мәктәптәге өлгереше дә түбән дәрәҗәдә. Шул сәбәпле кыз сыйныфтан сыйныфка күчми калган. Моннан тыш, ата-аналар икесе дә спиртлы эчемлекләр кулланалар. Кызның әнисе хәзерге вакытта беркайда да эшләми, ә әтисе сезонлы эштә генә эшли. Әлеге гаилә моңа кадәр дә учетта торган һәм төшерелгән булган. Комиссия гаиләне кабат учетка кую мәсьәләсен күтәрде. Утырышта яшүсмернең әти-әниләренә беренче беркетмә-кисәтү ясалды. Дүртенче протокол чыгарылганнан соң, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында карар кабул ителә.

Комиссия рәисе Илмира Хөснуллина кызның әтисенә комиссия баланың иминлеге һәм аның яшәү, уку өчен нормаль шартлар белән тәэмин итү өчен борчылуын аңлатырга тырышты. Кызганычка каршы, безнең районда да ата-аналарның җавапсызлылыгы һәм эчкечелеге аркасында, балалар, шул исәптән кече яшьтәге сабыйларның да сәламәтлекләренә авыр зыян китерелгән очраклар булгалады.

Киләсе очрак киресенчә авыр яшүсмер турында иде. Шәһәр мәктәпләренең берсендә белем алучы сигезенче сыйныф укучысы мәктәптә һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен даими боза, дәресләрне калдыра, өлкәннәргә тупас, конфликтлы. Кызның гаиләсе начар түгел, ләкин ата-аналар да бала белән уртак тел таба алмыйлар. Укытучылар билгеләп үткәнчә, моңа кадәр яшүсмер кыз үзен тыныч тоткан, соңгы ике елда аның тәртибе начар якка үзгәргән. Комиссия әгъзалары спорт яки сәнгать секциясенә язылырга, төрле иҗади берләшмәләр эшли торган яшьләр үзәгендә баланы мәшгуль итәргә киңәш итте, өстәвенә, аның рәсем ясау сәләте бар.

Яшүсмер һәм гаиләгә яңа елга кадәр тәртип һәм мәктәптәге өлгерешне яхшырту өчен вакыт бирделәр, уңай үзгәрешләр күзәтелмәсә, комиссия тагын да җитдирәк чаралар күрәчәк.

Комиссия алдына ялгыз ана килеп басты. Хатын-кызның өч кечкенә баласы бар, алар ел дәвамында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта вакытлыча яшәгәннәр. Агымдагы елның сентябрендә балаларны икенче тапкыр приютка урнаштырганнар, чөнки ана алар өчен тиешле яшәү шартларын оештыра алмаган. Моннан тыш, кирәкле документларны әти-әнисе югалту сәбәпле, 1 сентябрьдә өлкән бала мәктәпкә бара алмаган, тик соңыннан барлык кәгазьләр табылган. Гаилә хәле хатын-кызның эшкә урнашырга һәм ялгыз ана статусын рәсми рәвештә рәсмиләштерергә теләмәве белән катлаулана, бу аларга дәүләттән өстәмә түләүләр һәм ташламалар алырга мөмкинлек бирер иде. Әлегә, ананың эшкә урнашу мөмкинлеге бар, балаларны кире кайтару һәм тиешенчә тәрбияләү өчен шартлар тудырырга гына кирәк. Әгәр дә хәл үзгәрмәсә, комиссия хатын-кызның ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү өчен документлар җыя башлый. Соңгы карар судта хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев