Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулыда су турында мәгълүматны һәркем күрә алырга тиеш

Баулы шәһәр прокуратурасы су белән тәэмин итү һәм канализация турында законнар үтәлешен тикшергән һәм закон бозуларны ачыклаган.

Прокурор ярдәмчесе Светлана Сәхипгәрәева хәбәр иткәнчә, райондагы муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында җирлек территориясендә су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасы буенча бирелә торган суның сыйфаты турында, суның сыйфатын тиешле таләпләргә туры китерү чаралары планы турында, 2020 елда бу планнарны үтәү нәтиҗәләре турында мәгълүмат булмавы ачыкланган.

Закон буенча, җирле үзидарә органнары эчә торган су сыйфаты турында, суның сыйфатын тиешле таләпләргә туры китерү чаралары планы турында, бу планнарны үтәү нәтиҗәләре турында мәгълүматны елга кимендә бер тапкыр массакүләм матбугат чараларында һәм муниципаль берәмлек сайтында урнаштырырга тиеш.

Моннан тыш, федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек тикшерүе яки эчә торган суны производство контроле барышында тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча су сыйфаты начарлану турында ачыкланса, бу мәгълүматны җирле үзидарә органнары халыкка белгертергә бурычлы.

Мондый закон бозулар Баулы районындагы алты авыл җирлеге башкарма комитетларында ачыкланган: Кызылъяр, Удмурт Ташлысы, Татар Кандызы, Потап-Томбарлы, Покров-Урыстамак, Исергәп җирлекләрендә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, алты авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчеләре адресына закон бозуларны бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә юлланган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев