Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулыда металл урлау белән бәйле җинаятьләр саны арткан

Узган атнада Баулы районы территориясендә сигез җинаять теркәлгән, бишесен кем кылуы ачыкланган.

Полиция бүлеге вәкиле Рамил Мөхәммәтҗанов атналык киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, берничә кеше кабат мошенниклар тозагына эләккән. Берсе кредит картасындагы 200 мең сум акчасыннан колак каккан, икенчесенең акчасын алдау юлы белән алганнар. Районда металл урлау белән бәйле җинаятьләр дә ешайган. Мәсәлән, узган атнада билгесез затлар нефть чыгаручы предприятие объектыннан торбалар урлаганнар. Урланган торбалар металл кабул итүче пунктларның берсендә табылган. Тикшерү органнары җинаять кылган кешеләрнең кем булуын ачыклау эшен алып бара.

Ә бер баулылы танышының автомобилен металл кабул итү пунктына тапшырган, зыян күрүче хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев