Баулыда машина йөртүчеләр штрафка тартылган
Ике машина йөртүчегә штрафлар салынган, шуларның берсе машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән. Бу хакта “Хезмәткә дан” редакциясенә Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясендә хәбәр иттеләр.
Гражданин Р.Миргалимов транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 ел 7 айга мәхрүм итү һәм исерек килеш автомобиль йөрткән өчен 45 000 сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Гражданка Р.Нуриевага карата шулай ук административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылган. Суд карары буенча хокук бозучы 45 000 сум күләмендә административ штраф түләргә тиеш. Транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган хатын-кыз медицина тикшерүе узу турындагы закон таләбен үтәүдән баш тарткан.
ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утырмаска, үзләре һәм тирә-юньдәгеләр алдында җаваплылык турында истә тотарга чакыра. Руль артына исерек килеш утырырга ярамый, чөнки бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев