Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулыда хокук бозу ачыкланган

Баулы шәһәр прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә закон таләпләрен бозуны ачыклаган.

Шәһәр прокуроры урынбасары Артём Родионов мәгълүматы буенча, Баулы шәһәр прокуратурасы транспорт чараларын йөртергә профессиональ укыту программасы буенча белем бирү эшчәнлеге алып бара торган “Гарант” укыту-курс комбинаты хезмәткәрләренең юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге закон таләпләре үтәлешен тикшергән.

Тикшерү барышында, предприятие эшчәнлегендә юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә закон билгеләгән мәҗбүри таләпләрне бозу ачыкланган.

Мәсәлән, “Гарант” укыту-курс комбинаты директоры техник тикшерү узу турында диагностик карталары һәм мәҗбүри иминләштерү полислары булмаган машиналарда һөнәри белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашырган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, “Гарант” укыту-курс комбинаты директоры исеменә юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә закон таләпләрен бозу очракларын бетерү турында күрсәтмә чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев