Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм канун

Баулыда бер ир-ат әтисенә үтерү белән янаган

Исерек кеше кешелеген югалта. Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов “Хезмәткә дан” газетасына хәбәр иткән эш моны тагын бер кат дәлилли.

24 сентябрьдә баулылы Ш. Баулы шәһәрендә әти-әнисе йортында, исерек хәлдә, үтерү белән янап, 80 яшьлек әтисен буа башлаган. Ата кеше бу хакта полициягә хәбәр иткән.

Гаепләнүче Ш. башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган.

Гаепләнүче Ш.га мировой судья хөкем карары белән гомуми режимдагы төзәтү колониясендә дүрт айга иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.

ТР Баулы шәһәр прокуратурасы мировой судья хөкем карары белән ризалашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев