Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулыда балигъ булмаганнар эшләре каралды

Баулының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында өч эш каралды.

Беренче эш балигъ булмаган баланы тиешенчә тәрбияләмәүгә кагылышлы булды. Ана кеше һәм аның белән бергә яшәүче ир-ат даими рәвештә исерткеч эчемлекләр белән мавыга. 1991 елгы хатын-кыз агымдагы елның маеннан исәптә тора. Аңа, белгечләр кабул итүендә булып, баланы мәктәпкәчә балалар учреждениесенә урнаштыру өчен берничә күрсәтмә язылган булган. Шулай ук ул, эшкә урнашып, психолог һәм социаль педагогларга йөрергә тиеш булган. Әмма күрсәтмәләр үтәлмәгән. Ана кеше бары тик эшкә генә урнашкан. Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе карары буенча, әгәр хатын-кыз комиссиянең барлык шартларын һәм соңгы кисәтүне билгеле бер вакыт эчендә үтәмәсә, аны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

Икенче материал 2010 елгы балигъ булмаган балага әйбер урлаган өчен җинаять эше кузгату мәсьәләсенә кагылышлы иде. Бала самокат урлаган. Аның бәясе 4300 сум тәшкил итә. Комиссия карары буенча, бала белән социаль педагоглар эшләргә тиеш, шулай ук ул балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе исәбенә куелачак, даими рәвештә полиция бүлегенә йөриячәк. Белгечләр, бала яши торган торакка килеп, яшәү шартларын һәм баланы тәрбияләү процессын тикшерәчәкләр.

Комиссия караган өченче эш балигъ булмаган кызның икенче балигъ булмаган кызга карата көч куллану очрагы белән бәйле иде. Тикшерү барышында экспертиза һәм суд тикшерүләре китерелгән. Комиссия бу эшне туктату турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев