Баулы педприятиесе җитәкчесе штрафка тартылган
Баулы прокуратурасы шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендщ коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләре үтәлешен тикшергән.
Тикшерү барышында гражданин Д.ның узган елның октябрендә төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенә эшкә алынуы ачыкланган. Элегрәк Д. эчке эшләр органнарыннан үз теләге белән эштән чыгарылган булган, дип хәбәр итә Баулы шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме.
“Коррупциягә каршы тору турында” федераль закон нигезендә, эш бирүче дәүләт хезмәтеннән азат ителгәннән соң ике ел дәвамында дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләгән граждан белән хезмәт килешүе төзегәндә, 10 көн эчендә мондый шартнамә төзү турында дәүләт хезмәткәренең соңгы хезмәт урыны буенча яллаучы вәкиленә хәбәр итәргә тиеш. Әмма төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе администрациясе закон таләпләрен үтәмәгән, эчке эшләр министрлыгына элеккеге дәүләт хезмәткәрләре белән хезмәт килешүе төзү турында хәбәр итмәгән.
Бу факт буенча Баулы шәһәр прокуратурасы төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директорына карата административ эш кузгаткан һәм мировой судка җибәргән.
Баулы суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән предприятие җитәкчесе Равил Ахунов 20 мең сум күләмендә штрафка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев